Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә, әйтик, Ульяновск өлкәсендә Зөянең төп агымы 114 см арткан, бу исә елганың безнең республикадан узган турысына 2 тәүлектән килеп җитүен көтәргә кирәк дигән сүз. Самара өлкәсе белән чиктәш Олы һәм Кече Чирмешәннәрдә, Кондырчада су 150 см тирәсе арткан, Нократта исә тыныч, чөнки боз кузгалмаган, су басу процесслары әлегә башланмаган да. Куйбышев су саклагычында былтыргы шушы вакыттагыдан су 214-321 см кимрәк, Түбән Кама су саклагычында – 32-39 см.га. Шулай да, соңгы тәүлектә су саклагычларның беренчесендә су 5-63 см арткан, ә икенчесендә 3-6 см кимегән.
Иске автомобильләрне утильләштерү һәм үзебездә эшләнгән яңа автомобильләрне сатып алуны стимуллаштыру буенча эксперимент уңай нәтиҗәләр биреп, барлык өметләрне аклады, илнең автомобиль базарын җанландырды, узган ел ул 30 процент үсеш бирде. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева экспериментның бер еллык йомгакларын әнә шулай бәяләде. Эксперимент нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашунда шулай ук “Кан-Автоваз” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сергей Чернов, “Болгар-Автоваз” җәмгыяте генераль директоры Вадим Максимов, “Соллерс-Чаллы” җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Лилия Оболонская катнашты.
15 апрельдән 14 майга кадәрге чорда автомобиль юлларында хәрәкәткә чикләүләр кертелә. Бу вакыт агымдагы елда республика юллары мониторингына, лаборатор тикшеренүләргә нигезләнеп билгеләнгән. Бер ай дәвам итәчәк бу чикләүләр күчәреннән төшә торган йөкләнеш законда каралган нормадан арткан транспорт чараларына кагыла. Күчәргә килгән йөкләнеш күпчелек автомобиль юлларынында норма буенча 4-6 тонна тәшкил итә. Хәрәкәткә чикләүләр кертү язгы чорда юл өслегенең торышын саклау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү зарурлыгына бәйле, ди белгечләр. Әлеге тема бүген ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында күтәрелгән үзәк мәсьәләләрнең берсе булды. Быелгы язгы чикләүләрнең үзенчәлекләре хакында журналистларга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Федераль юл агентлыгының Идел-Вятка төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, “Главтатдортранс” ДУ ТР юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе директоры Юрий Кузьмин бәян итте.