Яңалыклар

10.11.2011

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында полиция хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшыру тантанасы булды.

09.11.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектларны үстерү, “ТР Электрон хөкүмәт” проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

09.11.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Сигма. Инновацияләр” ҖЧҖ директорлар советы рәисе Юрий Коропачинский белән очрашуда композицион (наномодифицияләнгән) материаллар җитештерү өчен чимал буларак углерод наноторбаларын чыгару перспективалары буенча фикер алышты.

09.11.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия балалар фонды рәисе, Халыкара балалар фондлары ассоциациясе башлыгы, Россия Фәннәр академиясе академигы, язучы Альберт Лиханов белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашты.

09.11.2011

Бүген Казанның Яңа Савин районында “Шатлык” дип аталган балалар бакчасы ачылды. Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 208 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы “Бәләкәч” республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.

09.11.2011

“Базарда җитди көндәш булырга теләгән предприятиеләр IT-технологияләрне куллану буенча системалы эш алып барырга тиеш”. Бүген IT-паркта министрлык-ведомстволар, республиканың сәнәгать предприятиеләре, фәнни-белем бирү учреждениеләре, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы компанияләр катнашында узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде. Президент рәислегендә узган киңәшмә заманча мәгълүмат технологияләрен кулланып предприятиеләр белән идарә итүне камилләштерү мәсьәләләренә багышланган иде. Шундый масштабта беренче тапкыр Татарстанның әйдәп баручы эре предприятиеләре һәм вуз җитәкчеләрен IT-парк мәйданына җыйган чараны ТР Сәнәгать һәм сәүдә, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе оештырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

08.11.2011
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындаТатарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерлары) иҗтимагый оешмалары Республика советының VI хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева,ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, пенсия яшендәге вәкилләр катнашты.
08.11.2011

Татарстанның барлык структураларының төп мәсьәләләренең берсе – наркотикларга, аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш, наркотикларның елдан-ел яңаларын ясап торганны белгәнгә, бу аеруча әһәмиятле.

08.11.2011

Россия наркотикларны контрольда тоту буенча федераль хезмәте директоры Виктор Ивановның бүген Татарстан башкаласына эш сәфәре барышында ТР Хөкүмәте йортында 2020 елга кадәр Россиядә дәүләт антинаркотик сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләдә дәүләт антинаркотик комиссиясе утырышы үткәрелә. В.Иванов рәислегендәге “Дезоморфиннан азат алдынгы төбәкләр. Россия Федерациясендәге 4 субъектның уникаль тәҗрибәсе” темасына интерактив видеоконференциядә үзенең составында кодеин булган даруларны рецептлар белән генә сатуны гамәлгә керткән РФ субъектлары башлыклары катнаша.

08.11.2011

4 декабрьдә узачак тавыш бирү көнендә Татарстандагы сайлау участокларының 5 процентында тавыш бирүдә электрон комплекслар кулланылачак. Ягъни яңалык республикада формалашкан 2897 участокның 146 сында сынала дигән сүз. Алар республиканың 33 муниципаль районында урнашкан. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин искәрткәнчә, электрон тавыш бирү комплекслары Казан һәм республиканың башка эре шәһәрләренә урнаштырылмый. Аларны районннарда сынауның максаты төбәкләрне заман технологияләре мөмкинлекләрен кулланырга өйрәтү белән бәйле. Ник дигәндә, 2015 елдан мондый электрон комплекслар илнең барлык сайлау участокларында кулланыла башлаячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта җиткерде. Матбугат очрашуы Татарстанда 6 чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлекнең барышына багышланды.

Битләр: << 1961 1962 1963 1964 1965 1966 1967 1968 1969 ( 1970 ) >>