Бүген Татарстан Президенты Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.
Россия башкаласында Татарстан Республикасы көннәре ачыла. Татарлар белән очрашулар, Татарстан белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча "түгәрәк өстәл", башка чаралар планлаштырылган.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумының 2009-2011 елларда ТР Коррупциягә каршы стратегиясен гамәлгә куюга багышланган утырыш узды, анда программага якынча нәтиҗәләр ясадылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Алекссевски муниципаль районында булды. Биредә ул авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде.
Бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Әгерҗе шәһәрендә булды.
Татарстан Juniper Networks компаниясенә Россиянең мәгълүмат технологияләре базарына чыгарга ярдәм итүче төбәк була ала. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Juniper Networks компаниясенә нигез салучы, Директорлар советы рәисе урынбасары Прадип Синду белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Чаллыда тантаналы шартларда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачылу Автәшәһәрдә шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында төп вакыйга булды.
“Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү алдында тора. Шул шартларда, безнең предприятиеләр җитди реформалар процессыннан башка гына көндәшлеккә сәләтле була алмаячак. “Сакчыл җитештерү” технологияләре шул юлны узарга ярдәмгә килә”. Бүген “Корстон”да VΙ халыкара Лин-форумның пленар утырышын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул сүзләр белән ачып җибәрде. Республика башлыгы ассызыклаганча, базарда җитди көндәш булырга теләгән предприятиеләр IT-технологияләрне куллану буенча системалы эш алып барырга тиеш.
“Казан” халыкара аэропортын модернизацияләү проекты буенча, Казан үзәгеннән халыкара аэропортка кадәр тиз йөрешле электричкаларда (алар үзебенең илдә җитештерелә) 20 минутта барып җитеп булачак. Шушы ара 26 км исәпләнә, быел май аенда тимер юл салу эшләре башланган һәм бүгенгә 17 км кадәре салынган инде. Пассажир һәм йөк ташый торган интермодаль юл “РЖД” ААҖ проекты булып тора, ул 12,89 млрд. сумга төшкән, хәзергә 3,2 млн. сумы тотылган. Объектны киләсе елның 12 декабренда – 12.12.12 датасына туры китереп тапшыру ниятләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Казан (Татарстан Республикасы) һәм Тлемсен шәһәрләре (Алжир Халык Демократик Республикасы) арасында партнерлыкны үстерү турындагы килешү имзаланды. Документка Казан мэры Илсур Метшин һәм Тлемсен мэры Абденби Сенуси-Берекси кул куйды.