Яңалыклар

30.11.2011

Парижда уздырылган күргәзмәдә ЮНЕСКО исемлегенә кертергә Россиянең биш тарихи корылмасы тәкъдим ителде. Алар арасыннан борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге чит ил вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уятты.

29.11.2011

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең республиканың Чирмешән муниципаль районына бүгенге эш сәфәре авылның социаль инфраструктурасы үсеше мәсьәләләренә багышланган иде.

29.11.2011

Бүген “Казан” милли-мәдәният үзәгендә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” бәйгесе һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” Бөтенроссия программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Лауреатлар һәм дипломантларны котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде.

29.11.2011

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «BMW Group Россия» президенты Петер Кроншнабель белән очрашты. Очрашуда Татарстан һәм «BMW» компаниясенең 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрүгә әзерлек өлкәсендәге хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышынды. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.

29.11.2011

“Алабуга” махсус икътисади зонасында «Rockwool» компаниясенең җылылык изоляциясе материаллары заводын төзү төгәлләнеп килә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Rockwool Russia Group» компаниясе генераль директоры Ник Винс ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда производствоны эшләтеп җибәрүгә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.

29.11.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “IT-парк” югары технологияләр технопаркында, Республика яшьләр форумы-2011 проектларының финал күргәзмәсе белән танышып чыккач, форум финалистларын һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнашты.

29.11.2011

Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программасында зур урын йөздән артык укучысы булган база мәктәпләрен ремонтлау мәсьәләсенә бирелә. Шулай ук Казан мәктәпләре күп өлешне алып тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

28.11.2011

Үз муниципалитетларында терлекнең баш саны кимүгә юл куйган авыл җирлекләре башлыкларына карата конкрет чаралар күреләчәк һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сарман муниципаль районында узган, авылда хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде.

28.11.2011

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрен Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасы буйлап дәвам итте. Сарманда булганнан соң парламент башлыгы Азнакай муниципаль районына килде.

28.11.2011

Бүген Балык Бистәсе районы үзәгендә “Бәләкәч” республика программасы буенча төзелгән балалар бакчасы ишекләрен ачты. Программа исеме белән үк аталып йөртелгән бакча 80 урынга исәпләнгән.

Битләр: << ( 1961 ) 1962 1963 1964 1965 1966 1967 1968 1969 1970 >>