Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар “2012 елга, 2013 һәм 2014 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын тулаем кабул итте.
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышында РФ Федераль Җыены Федерация Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил Алексей Пахомовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. Алексей Пахомов моннан соң ТР Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе генераль директоры вазыйфаларын башкарачак. Ул бу вазыйфаны 2010 елның июненнән алып иҗтимагый башлангычларда алып бара иде.
Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы уза.
Татарстанда быелгы төп капиталь ремонт программасына кертелгән 999 күпфатирлы йортның барысында да эшләр тәмамланган. Финансларны экономияләү нәтиҗәсендә, быелгы программага өстәлгән 25 йортның 14 ендә шулай ук төзекләндерү эшләре тәмамланган һәм актлары Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән.
Бүген Мәскәүдә ярты миллионнан артык татар яши, һәм алар икътисадның төрле өлкәләрендә уңышлы гына эшләп килә. Ул хакта бүген Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен ачу тантанасында белдерде.
Чара Мәскәүнең Халыкара музыка йортында узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан һәм Мәскәү хөкүмәте вәкилләре, Татарстанның зур предприятиеләре менеджменты, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, Мәскәүнең иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты.
Бүген Мәскәүдә Ломоносов ис. МДУ белән Казан (Идел буе) федераль университеты арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
Документка МДУ ректоры Виктор Садовничий һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров кул куйды.
Бүген Казанда “Алга, Татарстан!” форумы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов Президенты Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәктәпләрендә татар телен укытучылар белән очрашты. Очрашу Мәскәү шәһәренең этномәдәни татар компонентлы гомум белем бирүче 1186 нчы мәктәптә узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә булды. Биредә Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре тауарлары күргәзмәсе уза.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бүген ТР башлыгы Россия башкаласына эшлекле сәфәр кыла. Ул Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәрен ачу тантанасында катнашачак.