Яңалыклар

21.01.2014
Бүген Мәскәүнең Шереметьево аэропортында “Дакар-2014” ралли-рейды җиңүчеләре – “КАМАЗ-Мастер” командасын тантаналы төстә каршы алдылар. Җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, “Ростех” дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР дан Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм бик күп җанатарлар сәламләде.
21.01.2014
Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) органнары республика халкы тормышында әһәмиятле роль уйный, һәм аларның эшчәнлеге Татарстан җитәкчелеге тарафыннан куелган бурычларга туры килергә тиеш. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында белдерде.
21.01.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцария Давосына килде, ул анда Бөтендөнья икътисадый форумында катнашачак. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ОАО «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да бар.

21.01.2014

Бүген Чаллыда “КАМАЗ” һәм “ZF-Кама” немец концерны уртак предприятиесенең яңа җитештерү корпусы ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, ZF Friedrichshafen AG концерны башлыгы, доктор Штефан Зоммер, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев катнашты.

21.01.2014

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында үткән түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы территориясендә асфальт-бетон катышмасына полимер-битум ябыштыручы өстәлмәләр җитештерү перспективалары турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл утырышын Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Шулай ук утырышта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башка нефть химиясе һәм юл төзелеше өлкәсендәге белгечләр катнашты. и другие специалисты в области нефтехимии и дорожного строительства.

21.01.2014
Иннополис объектлары төзелешенә 2014 нче елда якынча 13 милилард сум акча каралган. “Смарт Сити Казан” төзелеше мәйданында башкарылучы проект эшләренә 1 миллиард сум тирәсе акчаны үзләштерү күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
20.01.2014

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында 2013нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан прокуратурасы коллегиясенең утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм РФ генераль прокуроры киңәшчесе Александр Гаврилов катнаштылар.

20.01.2014

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең бөтен куәте башка хокук саклау органнары һәм структуралары, дәүләт хакимияте органнары белән берләшкән команда буларак эшли белү сәләтеннән гыйбарәт. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый фикер әйтте. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе эчке эшләр министры урынбасары – Россия ЭЭМның Тикшерү департаменты башлыгы Юрий Алексеев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

19.01.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын, шулай ук «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеген «Дакар-2014» раллидагы җиңүе белән котлады.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команда әгъзалары адресына Хөкүмәт телеграммасы җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез, «КАМАЗ-мастер» командасы 2014 елның 18 гыйнварында «Дакар» раллиында уникенче мәртәбә җиңү яулады.

17.01.2014
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Хәйриячеләр китабының IV томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Хәйриячеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Битләр: << 1681 1682 1683 1684 1685 1686 1687 ( 1688 ) 1689 1690 >>