Яңалыклар

10.01.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан митрополиясе һәм Казан епархиясе идарәсе бинасында (Казан, Карл Маркс урамы, 9/15) узды.

10.01.2014

Татарстан Республикасының хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Республикасы прокуратурасында узган утырышта төп мәсьәлә законсыз уен бизнесына каршы көрәш буенча өстәмә чаралар булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика башкарма органнарының, ТР Югары һәм Арбитраж суд, хокук саклау органнары вәкилләре, мниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Казан, Чаллы, Әлмәт прокурорлары, ТР прокуратурасы Идарәсе һәм бүлекләре начальниклары катнашты. 

10.01.2014

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең һәм “Федераль кадастр палатасы” ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалының мөһим роле күчемсез мөлкәт базары эшчәнлеген оештырудан гыйбарәт дип билгеләп үтте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанда узган ведомстволарның йомгак коллегиясенең киңәйтелгән утырышында.

10.01.2014

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләп куелды.

Әлеге Указга бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның декабрь азагында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасы республика парламенты тарафыннан расланды.

09.01.2014

Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә, Россия прокуратурасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре якынлашуы уңаеннан, Татарстан прокуратурасы органнарында хезмәт итүчеләр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Республика прокуратурасы вәкилләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантанада шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың хокук саклау органнары җитәкчеләре, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров катнашты.

09.01.2014

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең яңа башлыгы итеп Алмаз Хисаметдинов билгеләп куелды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга имза салды.

09.01.2014
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрүгә йомгак ясалды.
06.01.2014
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!  Cезне ихластан Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм! Бөтен дөнья христианнарының йөрәкләрендә, өйләрендә яңадан олы тантана. Христосның тууы турында хәбәр бирүче нурлы, яшәү рухы өсти торган зур бәйрәм – Раштуа килде.
06.01.2014
Бүген Түбән Камада җәмәгать судьялары өчен бина ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, шәһәр мэры Айдар Метшин, республиканың Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Татарстанның шәһәр һәм район судлары рәисләре катнашты.
04.01.2014
2013 елда Татарстан Республикасында 480 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Битләр: << ( 1691 ) 1692 1693 1694 1695 1696 1697 1698 1699 1700 >>