Яңалыклар

09.12.2013

Бүген Казанда урбанистика өлкәсендә бөтендөнья әйдәүче белгечләреннән берсе Энрике Пеньялоса лекция укыды. Аны тыңлаучылар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Шулай ук Боготаның экс-мэры, Нью-Йорк Транспорт һәм үсеш институты президенты лекциясен тыңларга ТР Хөкүмәте вәкилләре, Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре, архитекторлар һәм башка белгечләр килде.

08.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Нью-Йорк Транспорт һәм үсеш институты президенты Энрике Пеньялоса белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

07.12.2013

2013 елның 25 декабрьенә кадәр бөтен районнар мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча башкарылган эш актларын (КС-2 формасы буенча) тапшырырга тиешләр.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында узган кидәшмәдә белдерде. Видеоконференция режимында Рөстәм Миңнехановны объектларда башкарылган эш буенча документларны вакытында тапшырмаган районнар җитәкчелеге белән элемтәгә керттеләр. Аерым алганда, бу Әлмәт, Тәтеш, Сарман, Бөгелмә, Чистай районнары һәм Казан шәһәре. Кайбер районнар, экономияләнгән акчаларга өстәмә эшләр башкарганга, вакытында өлгерә алмаганнар. 

06.12.2013
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, җәмгыять советы әгъзасы, татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкәт Хуҗин, “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фондының Попечительлек советы рәисе Гомәр Батыршин белән очрашты.
04.12.2013
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәкләре челтәрен үстерү турында бөтенроссия селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.
04.12.2013

Бүген “Россия Сбербанкы” ААҖ президенты – идарә рәисе Герман Греф Татарстанга визиты кысаларында Чаллыда булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

04.12.2013
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Россиянең танылган икътисадчысы Абел Аганбегян Россиядә социаль-икътисади хәл һәм үсеш перспективалары турында чыгыш ясады.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Икътисадчы, академик Абел Аганбегян – теоретик һәм гамәли икътисад өлкәсендә танылган белгеч, икътисади үзгәртеп кору концепциясе авторларының берсе, күп чит телләргә тәрҗемә ителгән, базар реформасын үткәрү проблемалары буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы.
Илдар Халиков аудиториягә лекторны тәкъдим итеп, академик Абел Аганбегянның Казанга беренче генә килүе түгел, дип искә төшерде.
03.12.2013

Бүген Татарстан республикасына эш визиты кысаларында “Россия Сбербанкы” ААҖ идарә рәисе-президенты Герман Греф  "Татарстан банкы" бүлеге коллективы белән очрашты. Казандагы баш офистагы бүлектә узган очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

03.12.2013

Сбербанк җитәкчелеге Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек алып бару һәм регионның социаль-икътисади үсеше проектларын гамәлгә ашыру белән кызыксына. Бу хакта бүген “Россия Сбербанкы” ААҖ идарә рәисе-президенты Герман Греф “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советы утырышында белдерде. Утырышны Россия Сбербанкының “Татарстан банкы” бүлегенең Казандагы баш офисында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

03.12.2013
Бүген Татарстанга ике көнлек эш визиты белән "Россия Сбербанкы" ААҖ президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Битләр: << 1691 1692 1693 1694 1695 1696 1697 1698 1699 ( 1700 ) >>