Яңалыклар

04.01.2014
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзулин 2014 елда Татарстанда төзелеш өлкәсендә 25 программаны гамәлгә ашыру буенча мәсьәләләр турында хәбәр итте.
Җыелышны республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Ирек Фәйзулин 2014 елда гамәлгә ашырылачак 25 программаның 14е буенча ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарлар кабул итүе, 10 программа буенча карарлар кабул итү кирәк булмау турында белдерде.
31.12.2013
Хөрмәтле ватандашлар!

Яңа ел – көтеп алынган үзенчәлекле бәйрәм. Ул якты өметләр һәм яхшы кәеф, йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты. Киләсе ел һәркайсыбыз өчен куанычлар һәм шатлыклы мизгелләр белән тулы булыр дип ышанам.
31.12.2013
Бүген Казанда олимпия утының Татарстан буйлап эстафетасы тәмамланды. Kazan-Arena стадионы янында олимпия уты касәсен кабыздылар. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
30.12.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Эфир” телеканалында “Актуальная тема” программасын алып баручының сорауларына җавап бирде.
Илдар Халиков 2013 нче елда Татарстанның төп казанышы дип, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары - Универсиаданы әзерләү һәм уздыруны атады. Аның сүзләренчә, 2013 нче ел Татарстанлыларның күбесе өчен Универсиаданы уздыру елы буларак истә калачак. ФИСУ (FISU) башкарма комитеты вәкилләре бәяләве буенча да Казандагы Универсиада “ФИСУ тарихында иң яхшы” булган, дип искә төшерде ул.
30.12.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды.
Утырышта ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә әзерлек мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
30.12.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженовка, 2013 нче елның 29-30 нчы декабрендә Волгоградта булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле, кайгыны уртаклашу сүзләре белән хөкүмәт телеграммасын юллады. 
30.12.2013
Олимпия уты Казанга китерелгәч, аны махсус олимпия кортеженда эстафета старты урыны – Болгардагы Истәлекле билге янына китерделәр. Бу вакытта “Болгар” музей-тыюлыгы объекты каршында район Мәдәният йорты иҗат коллективы катнашында концерт бара иде.
Эстафета старт алу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев катнашты.
30.12.2013
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә “Сетевая компания” ААҖ нең Директорлар советы утырышы узды.
30.12.2013

2013 елның 30 декабреннән 2014 елның 8 январенә хәтле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиратлы ялда була. Татарстан Республикасы Конституөиясенең 98 ст. нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын бу дәвердә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков башкарачак.

28.12.2013
Бүген Казанның ИТ-паркында «IТ-чемпион» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Битләр: << 1691 ( 1692 ) 1693 1694 1695 1696 1697 1698 1699 1700 >>