Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле, Татарстан Республикасы, Бшкортостан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы “Кадет корпусына шефлык ярдәме күрсәтү буенча хезмәттәшлек турында” килешүгә имза салынды. Документка имзаларны Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Һәм Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков салды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче чараларның төп бурычы - кеше тормышын саклау. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең "Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" Татарстан Республикасы Президентының Указын гамәлгә ашыруның барышы хакында" дип аталган уртак утырышта белдерде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. Утырыш шулай ук on-line режимда интернет челтәре аша трансляцияләнде (www.prav.tatarstan.ru).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисадый зонасының Күзәтү советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булды.
Күзәтү советы әгъзалары Россия инвесторлары тәкъдим иткән өч проектны карадылар.
"Аргументы и факты" ЯАҖ генераль директоры Денис Воронков белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук "Аргументы и факты" ЯАҖ региональ директоры Андрей Степанов, "Аргументы и факты Казан" ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Абушахманова, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, ТР Президенты җитәкчесе Андрей Кузьмин катнаштылар.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер очрашуы узды. Яклар алга таба Татарстан белән "Газпром" ААҖ хезмәттәшлеге турында, шулай ук ярдәмче предприятие "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖнең 2013 елда эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.