Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Африка илләренең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән очрашуында Африка континенты илләре белән хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләшенде. Очрашу Казан Кремлендәге ТР Президенты резиденциясендә узды. Искәртеп үтик, Африка дәүләтләренең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтләре илчеләре, министр-киңәшчеләре һәм илчелек вәкилләреннән торган 18 кеше составындагы делегация Казанга ике көнлек эш визиты белән килде. Аерым алганда, алар - Бенин Республикасы, Чад Республикасы, Кот-д‘Ивуар Республикасы, Эфиопия Республикасы, Гвинея-Биссау Республикасы, Мали Республикасы, Маврикий Республикасы, Тунис Республикасы, Замбия Республикасы, Бурунди Республикасы, Конго Демократик Республикасы, Джибути Республикасы, Кения Республикасы, Мозамбик Республикасы, Руанда Республикасы, Көньяк Африка Республикасы, Танзания Республикасы, Зимбабве Республикасы илчеләре.
Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өлкәсен модернизацияләү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләштеләр.
Кидәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырды.
Давоска эш визитының беренче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумы ачылуында катнашты һәм берничә очрашу уздырды.