Бүген ТР Мәдәният министрлыгының 2013 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда мәдәниятнең тармак буларак уңышлы эшләвен билгеләп үтте.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе коллегиясе утырышы узды. "Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең күзәтүе астындагы предприятие һәм оешмаларның 2013 елда сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2014 елга куелган бурычлар” дип аталган әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикаларындагы эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин 2013 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе күләмен 500 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыкты. Президент исә министрның премиянең күләмен арттыру тәкъдимен хуплады.
2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында хәбәр ителде.Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге утрышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең 2013 елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу хакта ул РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе утырышында белдерде. Чара "Корстон" МККнда узды һәм ведомствоның 2013 елдагы эше нәтиҗәләренә һәм киләчәк чордагы мәсьәләләргә багышланган иде. Коллегиянең киңәйтелгән утырышында шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар бар иде. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең җитәкчесе, юстиция генерал-майоры Павел Николаев төп нотык белән чыгыш ясады.
Бүген Казанның Мәскәү районында тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 8нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Бакчаның беренче хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды, шулай ук кунаклар арасында Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Адмиралтейство бистәсен үстерү концепциясе проекты белән җентекләп танышты. Бу чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, кайбер министрлар катнашты.
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең укыту-лаборатория корпусында “Ел студенты-2013” ТР студентлар премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чараның мактаулы кунаклары булды.