Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе уздырган социаль-икътисадый мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә 2016 елда Россия Федерациясендә социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшләр планы проекты каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Минзәлә муниципаль районында булды.
Илдар Халиков башлап "Мебелев" җиһаз фабрикасында булды, анда ул җитештерү базасын карады, чыгарыла торган продукция белән танышты.
"Мебелев" җитәкчесе Дамир Каюмов кыскача предприятиенең эшчәнлеге турында сөйләде. Кыска вакыт эчендә товар әйләнеше елына 70 млн сумга җиткән. Фабрикада 35 кеше эшли.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Минзәлә һәм Бөгелмә муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Минзәләдә “Мебелев” мебель фабрикасының җитештерү базасы һәм продукциясе белән танышачак, «Изыскатель» сәүдә-җитештерү фирмасы производствосында яңа линияне һәм эшләп чыгарыла торган продукцияне караячак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Менделеев район советының алтынчы утырышында катнашты.
Бу чара С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда узды. Фойеда Илдар Халиковка “Менделеев районының сәнәгать мәйданчыклары” проектларын тәкъдим иттеләр.
Бүген «Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
“Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңгән биш лидер-мәктәп телевизорлар белән бүләкләнде. Бу номинациядә республика мәктәпләренең 96 проценты катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Иннополисны алга таба үстерү республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының төп бурычы булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара ТР муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасына «Транснефть» АК» ААҖ президенты, идарәсе рәисе Николай Токарев эш сәфәре кыла.
«Казан» халыкара аэропортында Николай Токаревны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген Әгерҗе муниципаль район советының VI сессиясендә катнашты.
Бу чара район Мәдәният йортында узды.
Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров депутатларны 2015 елда районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, шулай ук 2016 елга планнар турында сөйләде.
Татарстанда ел саен студентларның хезмәт отрядларында катнашучыларның саны арта бара. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте. Очрашуда ТР Студент хезмәт отядлары үзәге директоры Ринат Садыйков та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Әгерҗе һәм Менделеев муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.
Аерым алганда, Әгерҗедә ТР Министрлар Кабинеты башлыгы яңа төзелгән микрорайонны һәм шәһәрнең “Яшьлек” ял паркын караячак.