Яңалыклар

18.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш һәм балык бистәсе муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - район советларының йомгаклау утырышларында катнашу, анда 2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында сүз барачак.

17.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов InfraONE компаниясе Директорлар советы рәисе Альберт Еганян һәм компаниянең идарәче директоры Сергей  Беляков белән очрашты.  

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьеры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.  

17.02.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Аэрофлот - Россия авиалинияләре" ГАҖ идарә рәисе, генераль директоры Виталий Савельев белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. 

17.02.2016

Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә ачылган Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

17.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан АСК экспозициясен карап чыкты. Форум «Казан ярминкәсе» КҮдә башланып китте һәм 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук анда «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе  фермеры» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Волгапродэкспо» 16 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылган иде.

17.02.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Air Cargo Global компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Air Cargo Global компаниясе – авиация транспорты белән йөк ташу буенча дөньяда лидерларның берсе. Air Cargo өзлексез һәм ышанычлы каналлар булдырып, йөкләрне дөньяның теләсә кайсы почмагына үз вакытында илтүне тәэмин итә.

16.02.2016

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

 

16.02.2016

Бүген Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр советларының йомгаклау сессияләре эшендә катнашты. 
Төп нотык белән Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры  Айдар Метшин чыгыш ясады. 

16.02.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кылды. Визиты кысаларында ТР Президенты Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин озата йөрделәр. 

16.02.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ахырда ул муниципаль район Советының 2015 елдагы социаль-икътисади  үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында катнашты. Әлеге чарага кадәр ТР Президенты ярминкәдә булды, анда районның азык эшкәртүче һәм башка сәнәгать предприятиеләре үз товарларын тәкъдим иткән иде.

Битләр: << 1361 1362 1363 1364 ( 1365 ) 1366 1367 1368 1369 1370 >>