Яңалыклар

19.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков Красноярск икътисади форумы кысаларында "Россиянең киләчәге геосәяси һәм геоикътисади озак вакытлы трендлар координатларында" дигән эшлекле иртәнге ашта катнашты.

Бу чара форумның төп мәйданчыгы булган "Сибирь" халыкара күргәзмә-эшлекле үзәгендә узды.

Чарада катнашучылар фикер алышулар барышында “15-20 елдан дөнья һәм Россиянең андагы урыны”, “бизнес, дәүләт хакимияте, гражданнар җәмгыяте вәкилләре илнең киләчәген ничек күрә”, “бүген гражданнар илебез киләчәгенең гомуми йөзен ничек күрә” кебек актуаль мәсьәләләргә кагылды.

18.02.2016

Социаль-икътисадый үсеш рейтингында республика муниципаль берәмлекләре арасында Балык Бистәсе районы «кызыл зонада» һәм ул, үсеш динамикасы булуга, төрле проектлар гамәлгә ашырылуга карамастан,  44 нче урынны били. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районының 2015 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2016 елга бурычларына багышланган  район Советы утырышында хәбәр итте.

Төп нотык белән муниципаль район башлыгы Илһам Вәлиев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме үткән ел 1,997 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни 2014 елга караганда 37%ка артыграк.

18.02.2016

Бүген кич Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Красноярскига килде.

Эш сәфәренең төп максаты - Красноярск икътисади форумы чараларында катнашу.

Искә төшерәбез: Красноярск икътисади форумы 2016 елның 18-20 февралендә Россия Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла.

18.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кыла.  Республика башлыгы район советының 2015 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 нчы елга бурычларына багышланган утырышында катнаша.

18.02.2016

Мамадыш районына, үсеш динамикасын саклап калу белән бергә, аны тизләтергә дә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район Советы утырышында хәбәр итте.  

Искәртәбез, утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Мамадыш промкомбинатында һәм политехника колледжында булды, шулай ук күп фатирлы йортны ачу тантанасында катнашты.

18.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Әлмәт муниципаль районы советының VII сессиясе һәм Әлмәт шәһәр советының җиденче утырышында катнашты.

Сессиягә алтынчы чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, "Татнефть" ГАҖнең Директорлар советы рәисе киңәшчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау вәкиле  Тимур Ногманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, район активы чакырылган иде.

18.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында киң күләмле заманча техника һәм продукция күргәзмәсендә булды.

Күргәзмә "Нефтьче" мәдәният йортында (Әлмәт ш.) оештырылган иде. Экспонатлар белән танышу махсуслаштырылган техниканы караудан башланды.

18.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әлмәткә эш сәфәре кысаларында “Татбурнефть” идарәче компаниясе" ҖЧҖдә һәм Әлмәт торбалар заводында булды.

ТР Премьер-министрын Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ГАҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев озата йөрде.

18.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш мунициципаль районында “Мамадыш” совхозы бистәсендә Үзәк урамда 40 фатирлы йортны ачуда катнашты. Биш катлы йорт төзү эшләре узган елның декабрендә тәмамланган. 26 фатир социаль ипотека программасы буенча бирелә, 3се – авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча, 10сы – ятим балаларга, һәм тагын 1 фатир сату өчен калган. Объектның смета бәясе 50,1 млн сум тәшкил итә.

18.02.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул анда 2015 елда районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясауга һәм 2016 елга бурычларга багышланган район Советының киңәйтелгән утырышында катнашачак. 

Эш сәфәре барышында Татарстан Президентын Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөри. 

Битләр: << 1361 1362 1363 ( 1364 ) 1365 1366 1367 1368 1369 1370 >>