Бүген Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә тантаналы митинг узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова, сугышчан хәрәкәттә катнашкан ветераннар, укучылар, “ТР студентлар лигасы”, “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Бүген Казан Кремлендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б катнашты.
Татарстан Президенты бирегә җыелучыларны Ватанны сакаучылар көне белән котлады. Аның сүзләренчә, бу көн “Ватанга бурыч һәм хезмәт итү буенча тугрылык символы”.
«Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге яшьләр республика тормышында активрак катнашсын өчен алшартлар формалаштыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» яшь гвардиясе» Татарстан бүлеге активы белән очрашудан соң Иннополиста журналистлар белән әңгәмәсендә хәбәр итте.
Ел башыннан Татарстанда 389, 9 мең кв. м. торак сафка кертелгән, бу 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда 122,6 % тәшкил итә. 90 мең кв. м. соңгы ике атнада тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Ибне Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы” дип аталган күргәзмә ачылды, ул X йөзнең атаклы гарәп дипломаты Әхмәд ибне Фадланга багышланган.
Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Ирак Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары белән очрашты. Очрашу Казан командасы базасында узды, анда шулай ук «Ак Барс» ХК президенты Шәфәгать Тәһәветдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Ак Барс» ХК баш тренеры Зинннәтулла Билялетдинов һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский белән очрашты.
Бәяләр барлыкка килү мәсьәләләре икътисадның теләсә кайсы тармагында бик мөһим, әмма бу үзара исәп-хисаплардагы гаделлек мәсьәләләре генә түгел, мөмкин булган инвестицияләрне билгеләү дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелештә икътисадый нәтиҗәле проектларны эшләү һәм куллану, бәяләр барлыкка килү системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча бөтенроссия киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә бүген Казанда (Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында) узды, аны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень алып барды.
Судьялар эшендә һәркемнең мәнфәгатьләре төп өстенлек булырга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы судьяларының XI конференциясендә хәбәр итте. Чара «Корстон» КСККда узды.
Хисап нотыгы белән Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясады.