Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында КФУ Инжиниринг үзәгендә һәм капиталь ремонты тәмамланган тулай торакның "А" корпусында булды.
Рөстәм Миңнехановны Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм КФУ Чаллы институты директоры Мәхмүт Ганиев озата йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ ндәге җитештерү базасында булды.
Татарстан Президенты авыр йөк машиналары өчен компонентлар җитештерүче завод эшчәнлеге белән танышты. "Ростар" ФҖБ ҖЧҖ генераль директоры Михаил Кожевников кыскача предприятие һәм алга таба үсеш планнары турында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин белән очрашты. Очрашу Менделеевск шәһәрендә «Аммоний» заводын эшләтеп җибәрү тантанасы кысаларында узды.
Яклар Татарстан белән Куйбышев тимер юлы арасында кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча, шулай ук республикада тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү хакында фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» комплексында «Кытай илкүләм химик-инжиниринг корпорациясе» (CNCEC) рәисе Юй Цзиньбо белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Аммоний» ААҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков, «Аммоний» АҖ генераль директоры Сергей Шевченко, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин һәм ««Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты.
Татарстан белән CNCEC һәм CC-7 бүлекчәсенең уртак хезмәт нәтиҗәсе контракт срокларда гамәлгә ашырылган федераль дәрәҗәдәге «Аммоний» проекты булды, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Кытай корпорациясе белгечләренә эшләренең югары сыйфаты, һөнәри осталыклары һәм җаваплы булулары өчен рәхмәт белдерде.
Өлешкә кереп торак төзүдә алданганнарга бәйле проблеманы хәл итү һәм киләчәктә бу төр хокук бозуларга юл куймас өчен, Татарстанда чит илләр тәҗрибәсе өйрәнелә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада “өлешче”ләргә бәйле проблема бүген иң җитди һәм катлаулы мәсьәләләрдән санала.
2015 елда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре саны 5 процентка кимегән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кыскарту бурычы, икътисади вазгыятькә бәйсез рәвештә, ел саен диярлек куела, шуңа Татарстан өчен бу кризиска каршы юнәлтелгән чара түгел.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге илчелеге миссиясенең башлыгы урынбасары Хитоси Озава белән очрашты. Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, төзелеш, авыл хуҗалыгы, медицина, автомобильләр сәнәгате һәм башка өлкәләрдә мөмкинлекләр ассызыкланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул аммимак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантанада катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кылачак.
Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов йөк автомобильләре өчен автокомпонентлар җитештерү заводында («Ростар» ФҖБ ҖЧҖ) булачак, КФУның (Чаллы филиалы) Инжиниринг үзәге эшчәнлеге белән танышачак һәм капиталь ремонттан соң тулай торакларның берсен караячак дип көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча "Аммоний" яңа комплексын эшләтеп җибәрүгә багнышланган тантаналы чарада катнашу.