Яңалыклар

26.11.2018

Бүген Мәскәүдә Россия Регби федерациясе югары советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, ул ТР Регби федерациясен җитәкли.

26.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре кысаларында берничә компания җитәкчелеге белән очрашу уздырды.  

Татарстан Республикасы Президентының Европа һәм Африка буенча National Geographic Partners компаниясенең өлкән вице-президенты Аннабел Канвелл ханым белән очрашуының темасы туризм өлкәсе булды.

26.11.2018

Бүген Лондонда IV Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында «АГРОСИЛА» Татарстан компаниясе һәм Британия «Househam» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында кул куелды.   

26.11.2018

Татарстан Бөекбритания белән үзара файдалы хезмәттәшлеккә ачык. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген IV Россия-Британия бизнес-форумының пленар утырышында белдерде. Форум хезмәттәшлеккә һәм сәүдә-инвестицион проектларны үстерүгә юнәлдерелгән. 

26.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш визиты кысаларында Бөекбританиядә татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" милли берлеге рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. 

 

26.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга (Бөекбритания) эш сәфәренә килде. Ул анда бизнес-бергәлек вәкилләре белән берничә очрашу уздырачак һәм республиканың инвестицион потенциалын тәкъдир итәчәк.   

25.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида булды. Ул Әбу-Даби варис шахзадәсе шәех Мөхәммәд бин Зәид Әл Нәхайян чакыруы буенча «Формула-1» Гран-при этабының шәрәфле кунакларынннан берсе иде.  

Бу мәртәбәле кунаклар арасында Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров та бар иде.

24.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул "Мәскәү – Татарстан күпере" IV Мәскәү яшьләр форумында катнашты. 

24.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - "Мәскәү – Татарстан күпере" IV Мәскәү яшьләр форумында катнашу.

24.11.2018

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә әйтте. «Әгәр бүген минераль ашлама җыю өстендә эшләмибез икән, җитди нәтиҗәләргә һәм үзгәрешләргә ирешә алмаячакбыз», – диде Татарстан Президенты.

 

Битләр: << 921 922 923 924 925 926 927 928 ( 929 ) 930 >>