Бүген Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм муниципалитетлар башлыклары өчен «Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелеккә идарә» укыту программасы кысаларында РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау чыгыш ясады. Ул үзенең лекциясен хәзерге Россиядә яңа икътисадый сәясәт темасына багышлады. Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та тыңлады.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә «Үзгәреш жиле» - «Ветер перемен» татар җыры фестиваленең икенче концерты узды. Концертны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.
Авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү һәм 2019 елгы язгы чәчүгә әзерләү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Кичә, күсе агуы белән агуланып, Балалар республика клиник сырхауханәсенә китереп салынган өч мәктәп укучысының сәламәтлеге торышын тикшереп торырга кушты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ул Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына бу балаларның агулану очрагын ачыкларга кушты.
Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген республика кидәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшәм ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтш реджимында узды. Кидәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
29 ноябрь көненә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт 5 млрд. 298 млн. 303 мең сумга башкарылган, бу 91,1 процент тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой белән очрашты.
Очрашуда рус әдәбияты классигы Лев Николаевич Толстой мирасын саклау мәсьәләлре турында сүз барды.
Бүген Казанда “Олимп” КАИ спорт комплексында генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә багышланган ветераннар командалары арасында суда туплы уен буенча турнирның тантаналы ачылышы булды.
Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль диңгез һәм елга транспорты агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Тарасенко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды
Бүген Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестивале гала-концерты уза.
Гала-концерт кунаклары Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар булды.
“Игелекле дулкын” фестивале Казан мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе тарафыннан ТР Хөкүмәте һәм Россия Президентының гражданнар җәмгыяте үсешенә грантларының берәм операторы булган Президент грантлары фонды ярдәмендә уздырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге эш кабинетында Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова белән очрашты.