Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары һәм Генераль советларының уртак утырышында катнашу.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съездының пленар утырышында да катнашты, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин нотык белән чыгыш ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Елизаветино торак пунктына кадәр төзелүче яңа газүткәргеч төзелеше белән танышты.
Бу объект республиканың тугыз районындагы 60 мең кулланучыны өстәмә газ белән тәэмин итәчәк. Елына 800 млн кубометр газ 300 меңнән артык кешегә исәпләнгән. Кулланучылар арасында Казан янындагы Иннополис шәһәре дә бар.
Агымдагы елдагы авырлыкларга карамастан, Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе кимүенә юл куймады. Күбесенчә моңа агро-сәнәгать тармагына җитди инвестицияләр кертелүе исәбенә ирешеп булды. Бу хакта бүген гадәттәге республика кидәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районноар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казанның «Татнефть-Арена» спорт сараенда «TNA кагыйдәләре буенча сугышлар» дөнья чемпионатының финал өлеше узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бокс буенча дөнья чемпионы Денис Лебедев чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.
Аренада өч авырлык категориясендә алты көрәшче катнашты.
Казанның Боз сараенда Чехия һәм Татарстан хоккее ветераннары җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч узды. Татарстан җыелма командасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төрле вакытларда Урицкий ис. СК «Итил» һәм «Ак Барс» Казан хоккей клублары өчен уйнаган спорт мастерлары Алексей Чупин, Вячеслав Андреев, Андрей Писарев, Руслан Зәйнуллин, Марат Вәлиуллин да бар иде. Татарстан җыелма командасын Россиянең атказанган тренеры Виталий Короткин җитәкләде.
Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең киләсе утырышы 2019 елда, якынча март аенда, Прагада узачак.
Бу хакта бүген Казанда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе утырышында хәбәр итте.
Искәртик, Россия Сәнәгать министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килде.
Бүген Казанга эш визитлары кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узучы "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" 18 нче халыкара күргәзмәне карадылар. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Татарстан һәм Чехия күптәннән үзара элемтәдә. Бер ел эчендә генә дә ике як та хакимият һәм бизнес вәкилләре катнашында берничә очрашу уздырды. Үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм яңа этәргеч бирергә кирәк. Бу хакта Чехия-Татарстан эшлекле форумында республиканың Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.
Бүген Казанга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде.
«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанга эш сәфәренең төп максаты – Россия һәм Чехия Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышында катнашу. Чехия ягыннан утырышта Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашачак.