Яңалыклар

30.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырыш Чаллыдагы ИТ-паркта узды.

Чарага Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән һәм 11 чит илдән 300ләп бизнес-бергәлек һәм милли-мәдәни оешмалар вәкилләре җыелган иде.

30.11.2018

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм  ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты.

Төп тема - ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга куелган бурычлар.

30.11.2018

Бүген Болгар шәһәрендә «Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелеккә идарә» темасына дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре өчен укыту программасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов катнашты.

29.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерхан өлкәсе Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Морозов Татарстан белән Әстерхан өлкәсе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

29.11.2018

Бүген Казан Кремлендә Әстерхан өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар. 

29.11.2018

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

29.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясен җитәкли. 

Яклар төбәкләрнең инновацион үсеш,  идарә, инфраструктура һәм инвестиция проектларын гамәлгә кертү хисабына үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

 

29.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле, Стратегик инициативалар агентлыгының "Яшь профессионаллар" юнәлеше директоры Дмитрий Песков белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

29.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советының 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләре буенча утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

28.11.2018

Бүген Казанга Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов килде.

“Казан” халыкара аэропортында Сергей Морозовны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Битләр: << 921 922 923 924 925 926 ( 927 ) 928 929 930 >>