Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш визиты белән килде.
Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән Бердәм дәүләт имтиханы буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Үзбәкстан республикасының Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга «Дуслык» орденын тапшырды. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанның спорт объектларын йөреп чыгу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Батыр» дзюдо үзәгенә ясалган капиталь ремонт йомгаклары белән танышты.
«Батыр»ны масштаблы реконструкцияләү турында Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинга аның Татарстанга февральдәге визиты барышында сөйләгән иде инде.
Татарстан Президенты ремонтланган самбо һәм дзюдо залларын, тренажер залын карап чыкты. Шулай ук ул дзюдо буенча республика җыелма командасы күнегүләрен дә карады, команданың җитәкчесе – тренер Владимир Драчко. Көрәшчеләр Рөстәм Миңнехановка спорт үзәгенә ясалган ремонт өчен рәхмәт әйттеләр һәм үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан олипия резервы училищесында булды, анда ул Екатерина Гамова волейбол мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсендә яңа боз аренасын ачты.
Искәртәбез, яңа спорт комплексы нигезенә беренче таш Татарстан Республикасы Президенты һәм «РЖД» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозерова катнашында үткән елның августында салынган иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының Татарстаннан булган финалчылары белән очрашты.
Конкурс финалына республикадан биш вәкил чыккан: «Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ генераль директоры Рөстәм Абдуллин, «СтандартПроект» зур күрсәткечләр бүлеге башлыгы Рөстәм Гомәров, Республика клиник онкология диспансеры баш табибе урынбасары Владимир Жаворонков, «Бипиум» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Никитин һәм «Алабуга» МИЗның персонал сайлап алу проекты җитәкчесе Игнат Петухов.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Әхмәд Талаат Нәср белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов узган атнада Каһирәдә поезд һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камиль Исхаковка «Дуслык» ордены тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.