Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы лауреатларын бүләкләүдә катнаштылар.
Чара Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды (Казан).
Рөстәм Миңнеханов һәм Одре Азуле конкурсның «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казан Кремлендә булды, анда ул «Яңарыш» республика фондының тугыз еллык эшчәнлегенә багышланган экспозиция белән танышты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев аңа «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокукларын үстерү Советы рәисе Михаил Федотов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли мәдәният үзәгенең музей коллекцияләрен урнаштыру темасына киңәшмә уздырды.
Казанда Бауман урамы, 3 адресы буенча урнашкан буш бинада яңа шәһәр музее ачу турында карар кабул ителде.
Музей элекке шәһәр бинасы булган "Шәһәр магистраты бинасы, 1780 ел, 19 гасыр, архитектор А.К.Шмидт" мәдәни мирас объектында урнашачак.
Бүген Казан ратушасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңалык” республика фондының Попечительлек советы рәисе, мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиев һәм ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВКонтакте социаль челтәре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Айдар Сәлимгәрәев тә катнашты.
Элегрәк ВКонтакте Казанда төбәк вәкилләре программасын эшләтеп җибәрү турында белдергән иде. Эксперименталь программа кысаларында компания вәкилләре медиа кулану һәм конкрет төбәктә контент булдыру үзенчәлекләрен анализлаячаклар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde (Германия) компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ике дистә ел буена Linde республиканың нефть химиясе предприятиеләренең ышанычлы партнёры булып тора.
Бүген Татарстан сноубордисткасы Милена Быкова Красноярскта узучы Кышкы Универсиада-2019да Россия җыелма командасына алтын медаль китерде. Спортсменка параллель слалом дисциплинасында беренче урынны алды. Моннан тыш, Милена параллель гигант слалом дисциплинасында «көмеш» яулаган иде инде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милена Быкова, «Россия җыелма командаларын спортта әзерләү үзәге» ФДБУ өлкән тренеры Дмитрий Салагаев һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов адресына котлау телеграммасы юллады.
Бүген кич ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казанга килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.