Яңалыклар

19.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан башлыгына кунакчыллык өчен рәмхтәен белдерде һәм Татарстан Республикасы делегациясе визиты Россия Федерациясе белән Таҗикстан Республикасы мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән Татарстан арасындагы элемтәләр үсешенә этәргеч булыр дигән өметен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстанның икътисадый һәм сәнәгый мөмкинлекләре турында хәбәр итте. "2017 елда Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше күләме алдагы елга караганда өч кат артты һәм 30 млн. доллардан да артык булды, әмма 2018 елда элеккеге күрсәткечләргә төште. Сәүдә-икътисадый өлкәдә элемтәләрне активлаштырырга кирәк, - диде ул. - Без Татарстан компанияләренең Таҗикстан базарында киңрәк тәкъдим ителүе яклы. Хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлешләр: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, биотехнологияләр, мәгълүматлаштыру һәм башкалар". 

Рөстәм Миңнеханов аеруча Татарстанда «Сомониён» таҗиклар милли-мәдәни автономиясенең республикада милләтара һәм динара тынычлыкны саклаудагы ролен ассызыклады. "Хәзерге вакытта, мигрантларны исәпкә алып, Татарстанда 33 меңнән артык Таҗикстан гражданы яши, шуларның 1077 се - вуздар студентлары. Россия гражданнары булган таҗиклар берлеге Татарстанда 6 мең кешедән артык". 

Шулай ук Татарстан Президенты Эмомали Рахмонга Таҗикстанда татарлар җәмәгатьчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен белдерде. Биредә 17 меңгә якын татар яши. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Эмомали Рахмонга 2005 елда Казанга мең ел тулу чараларына килүе турында искәртте: "Шул заманнан Татарстан башкаласы бик үзгәрде һәм без янә сезне Россия Федерациясенә визитыгыз кысаларында Татарстанда көтәбез". 

19.03.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе «Akia Avesto» Таҗикстан-Төркия уртак предприятиесендә булды. Әлеге предприятие 2018 елда оештырылган, анда пассажирлар өчен транспорт, микроавтобуслар, авыр йөк автомобильләре җитештерү планлаштырыла иде. 

«Akia Avesto» һәм «Нокили Талко»  ҖЧҖ заводларында Рөстәм Миңнехановны Дүшәнбе мэры, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон улыРөстәм Рахмон озатиа йөрде.

Бүген «Akia Avesto» заводының тантаналы ачылуы узды. Яңа предпритяиедә кунакларга автобуслар модельләре рәтен, җитештерү цехларын күрсәттеләр.

Предприятиедә елына 300 берәмлеккә якын транспорт эшләп чыгарылыр дип көтелә. Биредә төрле озынлыктагы автобусларның бишкә якын төрен җитештерү күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан вәкилләренә Татарстан предприятиеләре, аерым алганда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.

Шуннан «Нокили Талко»  ҖЧҖнең кабельләр производствосында булдылар. Компания энергетика, төзелеш, металлургия, машина төзелеше, суднолар төзү, телекоммуникацияләр һәм башка өлкәләр өчен кабельләр җитештерә. 

 

 

 

19.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасына ике көнлек эш сәфәренә килде. Дүшәнбе халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Таҗикстанның Премьер-министры урынбасары Азим Иброхим һәм Россия Федерациясенең Таҗикстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Лякин-Фролов каршы алды.

18.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты.

18.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

«Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы әгъзалары яңа компанияләр – потенциаль резидентлар проектларын карадылар.

18.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 46 нчы утырышында катнаша.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.  

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

17.03.2019

Татарстан Республикасыннан дүрт вәкил «Россия лидерлары» идарәчеләрнең бөтенроссия конкурсында финалга чыкканнар иде. Финалда барысы 300 конкурсант катнашты.

2018-2019 еллар «Россия лидерлары» идарәчеләрнең бөтенроссия конкурсы тантанасы Сочида 2019 елның 17 мартында узды.

Искәртәбез, Татарстаннан Рөстәм Гомәров («СтандартПроект» зур белешмәләр бүлеге башлыгы) һәм Владимир Жаворонков («Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика  клиник онкология диспансеры» ДАСУнең оештыру-методика эше буенча баш табибе урынбасары) финалда җиңү яуладылар.

16.03.2019

Бизнес вәкилләре татар авыллары үсешенә зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында хәбәр итте.    

Чара «Корстон» КСККда узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

16.03.2019

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләрен финанслау һәм минераль ашламалар туплау барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

 

16.03.2019

Торак фондын һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның агымдагы этабы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мәгълүмат бирде.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Битләр: << 881 882 883 ( 884 ) 885 886 887 888 889 890 >>