Яңалыклар

22.03.2019

Татарстан француз бизнесын һәм капиталын җәлеп итәргә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә узган «Альпы-Прованс-Лазурный Берег төбәге – Татарстан» бизнес-форумындагы чыгышында хәбәр итте.   

Форум Альпы – Прованс - Лазурный Берег төбәгенең эшлекле даирәләре вәкилләрен җыйды.

Чарада сәламләү сүзе белән Марсель шәһәре мэрының халыкара мөнәсәбәтләр буенча беренче урынбасары Жан Роатта, Альпы Прованс Лазурный Берег төбәге Президенты вәкиле, Икътисад һәм предприятиеләр мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкил Изабель Кампонала-Савон, Россиянең Марсельдәге Генераль консулы Сергей Молчанов чыгыш ясадылар.

22.03.2019

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төрле тармакта эшләүче 48 татарстанлы бүләкләнде.

22.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәре мэрының беренче урынбасары Жан Роатта белән очрашты. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Франциядә ике көнлек эш сәфәрендә. 

 

21.03.2019

Татарстан  Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция белән хезмәттәшлекккә зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прованс – Альпы –  Лазурный Берег Төбәк Советы Президенты Рено Музелье белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Прованс – Альпы –  Лазурный Берег (Марсель шәһәре) Төбәк Советы бинасында узды.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Марсельдә ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә.

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә Европа һәм Урта диңгез цивилизацияләре музеенда булды. 

Музей хезмәткәре Рөстәм Миңнеханов өчен кыска гына экскурсия үткәрде, музей эшчәнлеге һәм анда оештырылучы күргәзмәләр турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук музей эшчәнлеген оештыру принциплары,  музей бинасының һәм аның залларының структурасы белән танышты.

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсельдә (Франция) Airbus Helicopters компаниясендә булды.

Airbus Helicopters – дөньяда вертолётлар җитештерү буенча әйдәүче компанияләрнең берсе. Аның продукциясе –  граждан, шулай ук хәрби вертолетлар да.

Рөстәм Миңнехановка кыскача гына Airbus Helicopters команиясен һәм аның Airbus бүлекчәсен оештыру, шулай ук граждан һәм хәрби вертолетлар төзелеше өлкәсендәге хәл ителшеләр турында сөйләделәр.

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Марсель шәһәренә (Франция) эш сәфәренә килде.

Ике көнлек (2019 елның 21-22 марты) эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак.   

Марсельгә килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Airbus Helicopters компаниясенә барачак.

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.

Алдарак Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм Казан Кремле буенча экскурсиядә булды.

21.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты.  

Мәхмәт Самсар Илче вазыйфасына 2018 елның декабрендә билгеләп куелган иде.

20.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон чакыруы буенча Нурек шәһәрендә яз бәйрәме - "Нәүрүз"дә кунак булды. Бу атнада Таҗикстанда яз килү бәйрәме олылап үктәрелә, 21-24 март - ял көннәре. 

 

Битләр: << 881 ( 882 ) 883 884 885 886 887 888 889 890 >>