Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм юллар тармаклары мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Өлеш кертеп тә фатирлары төзелмичә калганнарның йортларын төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру өчен финанслау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Россия Президенты балалы гаиләләргә түләүләр турында игълан иткәннән соң, киберҗинаятьчеләр ялган дәүләт хезмәтләре сайтларын терки башладылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Үзәк банкының Идел-Нократ төп идарәсенең ТР буенча Милли банк – Бүлек идарәчесе Марат Шәрифуллин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашу уздырды.
Очрашу онлайн-форматта барды. Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Компания Татарстанда технопарк төзергә җыена. Мәйданчык үзмәшгүль эшкуарлар һәм кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре өчен туплану урыны булачак.
26 майда ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖнең Директорлар советы узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Көн тәртибенә компаниянең 2020 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм апрель һәм май өчен агымдагы куллану дәрәҗәсе турында мәгълүмат турында мәсьәләләр куелган иде.
Бүген Татрстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ҖЧҖнең Директорлар советы утырышын үткәрде. ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада инновацион проектлар каралды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы кешеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар килеп тора.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
РФ субъектлары җитәкчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бәйле рәвештә котлаулар юллыйлар.
Чит илләрнең илчеләре Татарстан кешеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйлар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Чарада катнашучылар быелның беренче кварталында эшчәнлек йомгаклары турында фикер алыштылар һәм киләчәк үсеш бурычларын билгеләделәр.