Яңалыклар

06.06.2020

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне даһи рус әдибе Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышлап уздырыла торган Рус теле көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Рус теле –  Россия Федерациясенең дәүләт теле – күпмилләтле илебездәге уртак мәдәни киңлекне булдыруда гаять зур роль уйнады. Күп гасырлар дәвамында төрки, фин-угыр һәм Россиянең башка төп халыклары телләре белән багланышлары аның кабатланмас мәгънә төсмерләре белән тагын да баюына, мәдәни һәм милләтара аралашу теленә әверелүенә ярдәм итте.

05.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов маркетплейс ABC.ru инвесторы, нигез салучысы Алексей Банников белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

05.06.2020

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры, “Татспиртпром” АҖ  Директорлар Советы рәисе Алексей Песошин уздырды.

04.06.2020

Бүген Чаллыга эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр инфраструктурасы объектларын төзекләндерү белән танышты. Ул Азатлык мәйданына барды һәм анда республика программасы кысаларында үзгәртеп коруның барышы белән танышты.

04.06.2020

Бүген Чаллыда яңа «Юбилей» йөзү бассейны ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

Бу спорт корылмасы  «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән.

04.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә.  

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖнең җитештерү мәйданчыкларында булды.

03.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының "Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите" юнәлеше буенча эш төркеменең чираттагы утырышын уздырды.

Чара видеоконференция режимында үтте. 

02.06.2020

ТР Хөкүмәте йортында “Экояз  2020” санитар-экологик икеайлыкка нәтиҗә ясадылар.

Брифинг Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашында узды.

02.06.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвесторлары клубы утырышында канашты.

Чара онлайн узды, аны ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина алып барды. 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга ышанып, биредә үз производстволарын ачкан һәм эш урыннарын булдырган, бөтен инвесторларга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан - илебезнең алдынгы һәм сәнәгате үскән субъектларының берсе. 

 

02.06.2020

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм  "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" АКО җитәкчесе Константин Калинин куйдылар. 

Имзалау дистанционрәвештә видеоконференцэлемтә реңимында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Битләр: << 711 712 713 714 715 ( 716 ) 717 718 719 720 >>