ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды.
Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан шәһәрендә “Адымнар - белем һәм килешүгә юл” беренче күптелле белем бирү комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салды.
Бу чаралар Яңа Татар бистәсе һәм Арча зиратларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев белән очрашты.
Очрашу видеоконференция режимында узды.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә чакыруга әзерләү үзәгендә булды. Ул Татарстан Республикасыннан армиягә чакырылганнарны хезмәт итү урыннарына җибәрү тантанасында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов аларга уңышлар теләде һәм алар хезмәтләрен лаеклы узарлар дип ышаныч белдерде, исән-сау, мораль һәм физик яктан ныгып кайтуларын теләде.
«Татарстанлылар һәрвакыт үзләренең армиягә әзерлекле булулары һәм теләсә нинди кыенлыкларны да җиңеп чыга алулары белән дан тоталар», – диде Татарстан Президенты.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Бик борынгы заманнардан ук сез башкарган хезмәт намуслылык, шәфкатьлелек, миһербанлык һәм кешелеклелек сыйфатларының чагылышы булып тора. Кешеләрнең авырту-сызлауларын үз йөрәгегез аша уздырып, аларның күңелендә ышаныч һәм өмет чаткысы уяту җиңел түгел.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Республика клиник хастаханәсе нигезендәге AMTEC KAZAN югары медицина технологияләре мәгариф үзәгендә узды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина катнашты.
Бүген Медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына яңа ашыгыч ярдәм машиналары ачкычларын тапшырды. Чара Республика клиник сырхауханәсе территориясендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә булды (Волков ур.,18).
Ул поликлиника блогы эше белән танышты, аналитика үзәген, нейрореабилитация бүлеген карап чыкты.
Татарстанда Covid-19 белән авыруларның яңа очраклары темпы кимүен дәвам итә. Бу атнада ул 1% тәшкил итте. Авырулар саны кимү нәтиҗәсендә чикләүләрне кимтеүнең икенче этабына күчү мөмкин булды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы буенча Баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.