Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанышларга ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Россия көне белән Рөстәм Миңнехановны Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин һәм РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно котлый.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады. Ул Казан Кремле адресына котлау телеграммасы җибәргән.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме – Россия Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!
Дөнья күләмендә күпүзәклелекнең үсүе һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекнең артуы белән бәйле яңа тарихи шартларда Россия Федерациясе халыкара мәйданда үзенең позицияләре көчәюен раслады. Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр, йогышлы коронавирус чире таралу белән бәйле кыенлыкларны уңышлы төстә җиңә бару, илебезнең көч-куәтен ныгыту Россия Федерациясенең абруен тагын да арттыра, горурлык хисебезнең һәм киләчәк көнгә ышанычыбызның нигезе булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Әкият" кафесының җәйге терассасында булды. Ул кафеда коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлдерелгән санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәве белән танышты.
Искәртик, Татарстан Хөкүмәте 11 июньнән ресторан һәм кафеларга җәйге терассаларны ачарга рөхсәт итте.
2020 елның 11 июненнән Федераль таможня приказы нигезендә Татарстан таможнясы башлыгы итеп Марат Мәсгут улы Гәрәев билгеләнде.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бу хакта Россия Федерациясе Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Денис Терещенко хәбәр итте.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Терещенко Татарстан таможнясы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның13 сентябрендә булачак. Бүген мондый карар алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Татарстан Хөкүмәте йортында җәйге каникул вакытында балалар имгәнүен кисәтү буенча чаралар турында брифинг узды. Анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев, ТР Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы территориясендә урнашкан җәмәгать киңлекләрен һәм паркларын булдыру эшен оештыру белән танышты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында эш сәфәрендә.