Бүген иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе төзелеш мәйданчыгында булды.
Төзелеш мәйданчыгы Ю. Фучик һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә урнашкан.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Хөрмәтле хәрби авиаторлар, Россия Федерациясе Хәрби-Һава Көчләре ветераннары, авиация сәнәгате хезмәтчәннәре!
Ел саен 12 августта илебез Россия Федерациясе Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үтә.
Бу бәйрәм Ватанга күпьеллык героик хезмәт итү һәм хәрби бурычны фидакарь үтәү символы булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районы активы белән урып-җыю кампаниясенең барышы турында фикер алышты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың берничә муниципаль районында эш сәфрендә булды.
Питрәч муниципаль районының Кощаково авылында Рөстәм Миңнеханов район активы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Инеш бистәсендә «Казаньсельмаш» ҖЧҖ җитештерү комплексын эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Эстачи бистәсендәге яңа микрорайонда табигый газ җибәрүдә катнашты. Анда актив рәвештә торак төзелеше алып барыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектауда «Импульс» яшьләр үзәген ачуда катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Беренче Зеленодольск муниципаль районы булды, анда Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы объектлары эшчәнлеге белән танышты, шулай ук район активы вәкилләре белән очрашты.
Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында булды. Ул Россиягә беренче рәсми визиты вакытында Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында предприятиедә булды. Малайзия солтанын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Татарстан Республикасында Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында 250дән артык физкультура-спорт чарасы узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.