Яңалыклар

23.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районында эш сәфәрендә. Республика Рәисе Шөгер авылында нефть парк-музеенда булды.

23.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган атнага нәтиҗәләрне бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ясады. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

23.08.2025

Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн 228 мең га бөртекле культураларның 691 мең га, ягъни барлык мәйданның 56%ы суктырылган. 2 млн 866 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 41,5 ц/га. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да тоташтырылды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

23.08.2025

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанның төзелеш тармагында җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау өчен күрелә торган чаралар турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да тоташтырылды.

22.08.2025

Татарстанда 2024 елда мәгариф системасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның алты еллык циклы тәмамланды. Быел мәгариф системасына турыдан-туры бәйле өч яңа илкүләм проект - «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «Кадрлар» буенча эш башланды. Бу хакта август педагогик киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә әйтте.

Искәртәбез, киңәшмә быел Иннополиста узды һәм заманча мәгарифнең кыйммәт юнәлешләре темасына багышланды.  

22.08.2025

Бүген Иннополис А.С. Попов исемендәге технопаркта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышын уздыру урыны булды. 

22.08.2025

Иннополис Университеты үсеше һәм югары уку йортының мәгариф системасындагы эшчәнлеге турында бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга хәбәр иттеләр. «Иннополис Университеты» югары белем бирү оешмасы тәкъдир итүе мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышыннан соң ук югары уку йорты холлында узды.

Иннополис Университеты эше турында ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм югары уку йорты директоры Искәндәр Бариев сөйләде.

22.08.2025

Татарстан Республикасында 1 сентябрьдән Мәктәп чатларын Max илкүләм мессенджерына күчерү башлана. Бу хакта бүген август педагогик киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Киңәшмә Иннополиста уза. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып бара.  

22.08.2025

Татарстанда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы ачылды. Чарада педагогика коллективларның узган уку елындагы эшенә йомгак ясалачак һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнәчәк. Киңәшмә Иннополиста уза.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып бара. Төп тема - «Хәзерге заман мәгарифенең кыйммәтләр ориентирлары". 

21.08.2025

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Төп тема - Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге.

Битләр: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>