Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән очрашты. Очрашу «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» бөтенроссия форумы кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Х бөтенроссия форумының пленар утырышында катнашты.
Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында уза. Төп тема - " Кече шәһәрләр: илһамландырырга. Үсәргә. Җиңәргә!"
Утырышның модераторы - «ДОМ.РФ» фонды генераль директоры урынбасары Антон Финогенов. Пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чыгыш ясады.
Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Казан Экспо» мәйданчыгында «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» бөтенроссия форумы кысаларында күргәзмә белән танышты.
Россия Федерациясе Премьер-министрын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.
Казанга эш сәфәренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин килде.
Казанның Г.Тукай ис. халыкара аэропортында Россия Хөкүмәте башлыгын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстанның дүрт районында (Баулы, Кукмара, Менделеевск һәм Арча районнары) ябык футбол манежлары ачылды. Видеоэлемтә аша ачылу тантанасында РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Бүген «Казан Экспо»да «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумы кысаларында РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгының эшлекле иртәнге ашы узды. Чарада РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагын ачуда катнаштылар.
Бүген Россия Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Апас муниципаль районында «Яратель» кошчылык фабрикасы төзелеш мәйданчыгында булдылар.
Искәртәбез, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстанга эш сәфәре кыла.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар Чистай муниципаль районында һәм монда урнашкан «Чистай"холдинг компаниясе» АҖнеке булган җитештерүләрдә булдылар.
Искәртәбез, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Татарстанга эш сәфәре кыла.
Беренче объект Александровка авылында «Чиста фри» ҖЧҖендә бәрәңге саклагыч булды.
Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы республикага эш сәфәренә килде.
Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.