Яңалыклар

20.08.2025

Бүген Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

19.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хубэй провинциясенең (Кытай) Халык сәяси консультатив советы рәисе Сунь Вэй белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «РОСТКИ» III Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында узды.

19.08.2025

Соңгы елларда Кытай республика икътисадына төп чит ил инвесторы булды. Бу хакта Татарстан рРәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумының пленар утырышында белдерде.  

19.08.2025

Татарстанда 2015 елдан 2025 елга кадәр 450гә якын төзекләндерелгән җәмәгать киңлеге булдырылган. Аларны гамәлгә ашыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 28,1 млрд сум акча юнәлдерелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.

Брифинг республика районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

19.08.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «РОСТКИ» III Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кысаларында узды. Очрашуда Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо катнашты.

18.08.2025

Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов CTTIC фонды партнеры, CTTIC Stones (Shanghai) Consulting Management Сo.Ltd. идарәче директоры Янг Цимин әфәнде белән очрашты.

Очрашу «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында узды.

18.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Чайна Чэнтун» халыкара инвестиция компаниясе генераль директоры, идарә рәисе Сунь Бохуэй белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ: отышлы хезмәттәшлек» өченче халыкара форумы кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанга игътибары һәм форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

18.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай сәүдә палатасының машина төзелеше һәм электрон продукция импорты һәм экспорты буенча генераль секретаре Го Куйлун әфәнде белән очрашты

18.08.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе Халык сәяси консультатив советының Партия төркеме әгъзасы, Шаньдун провинциясе Җәмгыять фәннәре академиясе рәисе Тан Чжоуянь әфәнде белән очрашты.  

18.08.2025

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара икътисадый форумы үзен төрле юнәлешләр буенча уртак эшне көчәйтү өчен уникаль мәйданчык буларак күрсәтте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында Кытай компанияләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә белдерде.

Битләр: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>