Яңалыклар

02.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Батырҗан Әсәдов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

02.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Көч баларда» тернәкләндерү үзәгендә булды. Үзәк Казанда урнашкан (Ягодинская ур., 35). Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдә республикада Инвалидлар декадасы старт алды.

02.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе Али Рәшид Әл Нуайми белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

01.12.2020

Татарстанда “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 2020 елда 72 меңгә кадәр арткан, шуларның 76%ы хәл ителгән.

01.12.2020

Бүген республиканың һәр торак пунктына барып җитү һәм мөмкин кадәр күбрәк яшь кешеләрне колачлау өчен, яшьләр белән эшләүнең барлык рәвешләрен үстерергә кирәк. Моның өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» X республика яшьләр форумы финалына чыккан яшьләр белән очрашуда белдерде. Чара Казан ИТ-паркында узды. Очрашуда шулай ук Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Александр Бугаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

30.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнең заман»VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концертында булды. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

30.11.2020

Тугыз компания «Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары булды, алар 250 дән артык эш урыны булдырачак. Инновацион инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектларны расладылар.

30.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис ИТ-шәһәрен перспективалы комплекслы төзү буенча киңәшмә уздырды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы әгъзасы Николай Никифоров, «Иннополис» МИЗ вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

30.11.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста эш сәфәрендә булды, ул анда шәһәрнең берничә объектын төзү барышы белән танышты. ТР Президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис» МИЗ вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде.

28.11.2020

Соңгы ике атна эчендә Роспотребнадзор белгечләре 30 хезмәт коллективын тикшерде, шуларның 18ендә хокук бозулар ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 651 652 653 654 655 656 657 658 ( 659 ) 660 >>