Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара Казанда «Корстон» комплексында узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы һәм тулаем Россиянең инновацион потенциалы гаять зур резервларга ия, ә «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы бүгенге кризис вакытында да кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Күзәтчелек советының киңәйтелгән утырышында белдерде. Чара «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Коронавирус пандемиясенә бәйле барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан җитәкчелеге инвесторларга һәм бизнес-берләшмәләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы утырышында хәбәр итте.
Очрашу Казанның Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсендә узды. Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов кунакханәнең яңа корпусын карап чыкты һәм компаниянең алдагы планнары белән танышты.
Татарстан – экспортка юнәлешле төбәк. Татарстан продукциясенең яртысы экспортка китә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россиядә эшләнгән" халыкара экспорт форумының «Төбәкләр арасында сүз. Губернаторлардан мастер-класс. Иң яхшы практикалары" түгәрәк өстәлендә хәбәр итте. ТР Президенты форумда видеоконференцэлемтә буенча чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә карата мөрәҗәгате.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков өендә булдылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовның каберенә чәчәкләр салдылар.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Борис Кузнецовның якыннары һәм туганнары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ватан Геройлары көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Татарстанда мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасын эшлиләр.
Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Казанда Иске обряд тарихы музее ачылды. Беренче булып яңа музейда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русь митрополиты Корнилий булдылар.