Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Йәмән Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Сәлим әл-Вәһейши белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
«Ел җитәкчесе» конкурсы – хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2020» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
М-12 яңа трассасын төзү М-7 юлын бушатырга һәм Казаннан Мәскәүгә кадәр юл вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясендә белдерде.
Татарстан үзенең чит ил партнерлары, шул исәптән гарәп дөньясы илләре белән элемтәдә тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясе кысаларында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясе кысаларында Россиянең халыкара ярышлардан ике еллык читләшүен бәяләде. Аның фикеренчә, әлеге карар халыкара спортта тискәре чагылыш табачак.
Электрон коммерция – ул үсә баручы базар, ул Татарстан җитештерүчеләренә үз продукциясен активрак алга этәрергә мөмкинлек бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясендә хәбәр итте.
2020 ел катлаулы булуга карамастан, республика кайбер җитештерү тармакларында уңышларга иреште. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясе кысаларында хәбәр итте. Очрашу Милли китапханәнең яңа бинасы мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 яшьлек Радмир Шәкүров белән видеоэлемтә аша аралашты.
Искәртик, элегрәк Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» иреклеләр акциясе кысаларында (Россия Дәүләт Советы утырышында) Радмирның Яңа ел хыялы белән открытка төшерде. Малай көн буе «Ривьера» аквапаркында үткәрергә һәм панорамалы тәрәзәләр белән номерда күчерергә хыяллануын язган.
2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче юбилей сессиясен оештыру һәм уздыру буенча бүген ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмә үтте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.