Тәмамланып килүче елда республикада 9 тармакта 50 дәүләт программасы гамәлгә ашырылган. Аларның гомуми күләме - 54 млрд. сумнан артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Черек күл» паркында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Казанда «Чулпан» (Җиңү проспекты, 48а) яңа мәдәни үзәк ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары белән очрашты.
Очрашу «Татнефть Арена» боз сарае мәйданчыгында республика Яңа ел чыршысы кысаларында узды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу чара Россия коткаручылар көне алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть Арена» боз сараенда республика Чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, республика Яңа ел чыршысы 2000 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
Әлеге чарада ел саен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән 8 меңнән артык бала катнаша
«Ак Барс» ның спорт казанышлары аркасында Татарстанда хоккей спортның иң популяр төрләренең берсе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубын олылау тантанасында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды.
Татарстанда халыкка спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә, спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә барлык шартлар тудырыла. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Ел спортчысы - 2020” тантанасында белдерде.
Тантаналы чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть җыелма командасы" Әлмәт КВН командасында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.