Яңалыклар

24.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә булдылар.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза.

24.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Администрациясе каршындагы Дәүләт архивы идарәсе җитәкчесе Угур Унал белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

24.09.2021

“Хөрмәтле татарстанлылар!

Бүген Татарстан Республикасы Профсоюзлары көне билгеләп үтелә. Профсоюзлар җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкны тәэмин итүче мөһим иҗтимагый оешма булып кала.

23.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Инвестицион советы утырышын үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш кысаларында алты инвестпроект каралды.

23.09.2021

Бүген, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 24 нче утырышында депутатлар Татарстан Хөкүмәтенең Иннополис шәһәрендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыру буенча тәкъдимен хупладылар.

IT-шәһәрдә эксперименталь мәйданчык формалаштыру, югары технологияле транспорт өлкәсендә яңа технологияләр кертү өчен барлык хокукый чикләүләрне бетерү планлаштырыла.

23.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "EMTensor" компаниясе Директорлар советы рәисе Игорь Шеркунов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

23.09.2021

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров видеоконференцэлемтә режимында Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары белән социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин раслаган кураторлык институты кысаларында гамәлгә ашырылачак төбәк проектларын яклау булды. Докладлар белән Башкортстан, Татарстан, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре башлыклары чыгыш ясады.

23.09.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россиянең фәнни-технологик үсеше буенча комиссия утырышында катнашты.

23.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

23.09.2021

Бүген Казан Кремлендә «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей буенча ирләр командасын хөрмәтләделәр. Спортчыларны һәм клуб хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Битләр: << 551 552 553 554 ( 555 ) 556 557 558 559 560 >>