Яңалыклар

01.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (Дубай) эш сәфәре кысаларында Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильонын ачу тантанасында катнашты.

01.10.2021

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышы узды.

01.10.2021

Иннополис университетының күзәтчелек советына дөньядагы иң көчле галимнәрнең берсе, физика буенча Нобель премиясе лауреаты Константин Новосёлов керде.

Бу хакта Дубайдагы “Экспо-2020” бөтендөнья күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Иннополис университетының ясалма интеллект буенча панель сессиясендә игълан ителде.

01.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (Дубай) эш сәфәрендә.

Рөстәм Миңнеханов Экспо-2020 Бөтендөнья күргәзмәсе кысаларындагы чараларда катнаша.

01.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы” һәм “Яшел Үзән” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризалар карау комиссияләренең чираттагы утырышын уздырды.

Утырышта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

01.10.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Таиландның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сасиват Вонгсинсават белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

01.10.2021

Кадерле ветераннар!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

30.09.2021

Бүген ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә нигез салынуның 30 еллыгына һәм Татарстанда академик фәннең 100 еллыгына багышланган тантаналы утырыш узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Ректорлар советы рәисе, ТР ФА  академигы Илшат Гафуров, Макс Планк исемендәге институт (Германия) директоры, РФА академигы, ТР ФА нең шәрәфле әгъзасы Рәшит Сюняев (онлайн-режимда), Висконсин университеты (АКШ) һәм Назарбаев университеты (Казахстан) профессоры, ТР ФА нең шәрәфле әгъзасы Юлай Шамилугълы (онлайн-режимда) катнашты.

30.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

30.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвестхолдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырышта катнашучыларга берничә инновацион проект тәкъдим ителде.

Битләр: << 551 ( 552 ) 553 554 555 556 557 558 559 560 >>