Яңалыклар

30.09.2021

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта 2021 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджеты расланды.

 

 

30.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районы Пермяк авылының торак йортларына газ челтәрен тоташтыру тантанасында катнашты.

2019-2023 елларга Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгын, сәнәгать һәм башка оешмаларын газ белән тәэмин итү буенча төбәк программасы кысаларында газ көйләү пункты файдалануга тапшырылды.

30.09.2021

Бүген «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында «Озон» күпләп сату-бүлү үзәге ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ ВЭБ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева, «Интернет карарлар» ҖЧҖ генераль директоры Александр Шульгин һәм «Ромекс-Кубань» президенты Алексей Прокопенко катнашты.

30.09.2021

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Экология һәм яшел үсеш өлкәсендәге хезмәттәшлек” темасына Россия һәм Казахстанның төбәкара хезмәттәшлегенең XVII форумында катнаша.

 Форум кысаларында Россия-Казахстан эшлекле советы утырышы, панель сессияләре (“Трансчикле су объектлары”, “Климат үзгәрү”, “Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы”), шулай ук форумның пленар утырышы уза.

30.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре ректорлары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең 30 еллыгына багышланды.

29.09.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда юл инфраструктурасы объектлары төзелешенең барышы белән танышты.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы берничә автомобиль юлы төзелешен карады, Татарстан башкаласы өчен бик мөһим булган берничә төзелешне тикшерде.

28.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде. Визит кысаларында ул Төрекмәнстан бәйсезлегенең 30 еллыгына багышланган тантаналы парадта булды.

28.09.2021

Татарстанның һәр дүртенче кешесе өлкәннәр категориясенә керә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР ның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

27.09.2021

Төрекмәнстан Бәйсезлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан Төрекмәнстанга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Төрекмәнстан Президенты аңа Төркмәнстанның бәйсезлегенә 30 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашканы өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Федерациясе вәкиллекле делегациясенең әлеге визитын ике яклы хезмәттәшлекнең үзенчәлекле характерына ачык дәлил буларак бәяләвен ассызыклады.

26.09.2021

Хөрмәтле машиналар төзелеше комплексы хезмәткәрләре! Тармакның кадерле ветераннары!

Битләр: << 551 552 ( 553 ) 554 555 556 557 558 559 560 >>