Яңалыклар

25.09.2021

Бүген Яшел Үзән районында, Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә, аның ачылуына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Алексей Лавров, Казан университеты ректоры Илшат Гафуров, “Аэрокосмик радиоэлектрон системалар” кафедрасы профессоры Валерий Волосюк, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Космик гаскәрләр ветераннары берлегенең, Россия Космонавтика академиясе һәм ассоциациясенең мактаулы вәкилләре, шулай ук фәнни берләшмәләр вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

25.09.2021

Бүген республикада 3 меңнән артык машина төзелеше предприятиесе эшли, аларда 120 мең кеше эшли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада хәбәр итте.

25.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләре һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелегенә дистанцион укуга күчүне булдырмас өчен Covid-19 профилактика һәм контроль чараларының үтәлешен катгый контрольдә тотарга кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.

25.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техник авыл хуҗалыгы культураларын җыю һәм сезонлы агротехник чараларны гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

25.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

24.09.2021

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ Директорлар советы рәисе Леонид Михельсон куйдылар.

24.09.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

24.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Милләт Җыены»ның пленар утырышында катнашты. Чара Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданында уза.

«Милләт Җыены» Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Чарага Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән 500 татар активы вәкиле чакырылган.

24.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус Олимпиаданың Глобаль хәрәкәте вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Глобаль хәрәкәте вәкилләре –Special Olympics International башкарма директоры Мэри Дэвис, хәрәкәтнең спорт директоры Лу Лория һәм Махсус Олимпиада юнәлеше җитәкчесе Дэвид Евангелиста – Казандагы Уеннарның спорт объектларын карадылар һәм 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиадасына әзерлек буенча алдагы адымнар турында фикер алыштылар.

24.09.2021

Алексей Песошин Kazan Digital Week-2021 форумы ябылу тантанасында катнашты.

Искә төшерәбез, чара “Казан-Экспо” халыкара кргәзмәләр залы мәйданчыгында узды. Анда дөньяның 48 иленнән килгән 15 мең катнашучы булды. “Казан-Экспо” залларында 100 дән артык секция узды, аларда 600 спикер чыгыш ясады. Катнашучыларда һәм онлайн күзәтүчеләрдә махсуслаштырылган күргәзмә зур кызыксыну тудырды.

Битләр: << 551 552 553 ( 554 ) 555 556 557 558 559 560 >>