Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм тавыш бирү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Росгвардиянең Идел буе округының «Барс» аерым отрядының шәхси составына Жуков орденын тапшыру тантанасында катнашты.
Бүген республика Министрлар Кабинетында Бердәм тавыш бирү көнен оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча брифинг узды. Спикер сыйфатында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.
ТР Хөкүмәте йортында «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары утырышы узды. Форум Татарстан башкаласында 5-9 сентябрьдә уза. Быелгы девиз: "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог мәдәниятенә".
Махсус хәрби операция ветераннары өчен республикада «Батырлар. Татарстан Геройлары" дигән колачлы мәгариф проекты гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Казанның «Стрела-Ак Барс» регби клубы 2025 елгы Россия Кубогын яулады. Мәскәүдә финал матчында ДжейПи Нил командасы «Локомотив-Пенза»ны 13:7 исәбе белән җиңде. Уенны карар өчен Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть тармагының яшь белгечләре арасында һөнәри осталык конкурсында катнашучыларны сәламләде.
Нефть-газ комплексы, бюджет керемнәренең биштән бер өлешен формалаштырып, республика икътисадының стратегик нигезе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.