Бүген Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Рәисе (Башлыгы) таныклыгын тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Документны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры Мәхмәт Фатыйх Кадҗир белән очрашты.
Очрашу Истанбулда узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Истанбулда «Технофест» авиация, космонавтика һәм технологияләр фестивалендә булды. Чараны оештыручы - Төркия Республикасының Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Буравовка Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кыла.
Бүген Истанбулда Рөстәм Миңнеханов берничә сәнәгать предприятиесе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашу уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан оештырылган «Тармак һәм төбәк фәненә идарә итү коралы буларак «Фән» цифрлы платформасы» дигән панель дискуссия үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2025 халыкара форумында катнашучы чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм дипломатлары белән очрашты.
Очрашу «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Мәгълүмат һәм телекоммуникацияләр министры Борис Братина белән очрашты.
Очрашу Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бифорком Тек» ҖЧҖ, «Неорос» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Олег Лионов белән очрашты.
Очрашу Kazan Digital Week-2025 форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Казанда көз башында цифрлы тармакта фикер уртаклашу өчен җыелу күркәм традициягә әверелде. Бу хакта Kazan Digital Week – 2025 форумында катнашучыларга Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев хәбәр итте.
Форум инде алтынчы мәртәбә уза, ул халыкара статус алды, быел «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза (2025 елның 17-19 сентябре).