Татарстанда барлык дәүләт хезмәт күрсәтүләре электрон рәвештә гамәлгә ашырыла. Бу хакта Kazan Digital Week-2025 форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бүген Казанда Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы ачылды.
Форум һәм махсуслаштырылган күргәзмә «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза (2025 елның 17-19 сентябре).
Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
17-19 сентябрьдә Казанда (KazanExpo ХКҮ) алтынчы KazanDigital Week халыкара форумы узачак, фаразлауларга караганда, ул дөньяның 60 иленнән 20 меңгә якын катнашучыны җыячак. Иннополис инновацион үзәге - чараның традицион катнашучысы - форумда сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен цифрлы хәл ителешләрнең киң экспозициясе белән чыгыш ясаячак.
«ЛУКОЙЛ» ГАҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2030 елга кадәр Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Яклар төбәк территориясендә чимал базасын үзләштерү, ятмаларны эшкәртү, нефть һәм газ транспортировкалау, җитештерү белән идарә итү структурасын камилләштерү буенча озак сроклы программаларны үстерү турында килештеләр.
17-19 сентябрьдә узачак Kazan Digital Week-2025 халыкара форумында 74 ил вәкилләре катнашуларын раслады. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин капиталь ремонты тәмамланган «Зилант» скверын карадылар. Яңартылган җәмәгать киңлеге Татарстан башкаласында Кремль урамындагы 7 нче һәм 9 нчы йортлар арасында урнашкан.
Җәмәгать киңлегендә өч метрлы Зилант сынын урнаштырганнар һәм 8 агач һәм 1,8 мең куак утыртканнар.
«Туган Батыр» анимацион сериалының премьерасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.
Проект тылсымлы йөзек алып, туган ягын караңгылык көчләреннән саклар өчен юлга чыккан яшь Туган Батыр турында.
Татарстанда социаль объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларының шактый өлеше үтәлгән инде, калганнары буенча эшләр ахырына якынлаша. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ведомство хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Казан" гаилә үзәге янында узган "Бөтен гаилә белән сайлауларга!фестивалендә булдылар. Искәртәбез, гаилә фестивале бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә оештырылды.