Яңалыклар

19.05.2022

Бүген Татарстанга Төрекмәнстан Милли Генгешы Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

19.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясен ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Чара «Россия – Ислам дөньясы: Kazan - Summit» 13 нче халыкара икътисадый саммиты кысаларында ачылды.

18.05.2022

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис университеты җитәкчелегенең «Газпром трансгаз Томск» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Бородин җитәкчелегендәге делегация белән эшлекле очрашуында катнашты. Очрашу бүген Иннополиста узды һәм 2022 – 2023 елларга юл картасы кысаларында якларның уртак проектларын гамәлгә ашыруга багышланган иде.

18.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Территорияләрне үстерү фонды» ППК Попечительләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

18.05.2022

Бүген Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Дәүләт Думасында күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук барлык фракцияләр җитәкчеләре катнашты.

17.05.2022

Агымдагы 2022 елда БДИ биремнәренә барлык 11 фәннән дә үзгәрешләр кертелде. Ике фән буенча имтихан үткәрү вакыты кимегән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

17.05.2022

Визитның максаты – Иннополис Университеты белән «Газпром» ГАҖ һәм ИТ һәм цифрлаштыру юнәлешендә бүлендек җәмгыять персоналын укыту кысаларында белем бирү проектлары турында фикер алышу булды.

17.05.2022

Бүген  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров белән очрашты.

Очрашу Грозныйда Рөстәм Миңнехановның Чечен Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

17.05.2022

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россиядә иң яхшы такси йөртүче-2021» конкурсының федераль этабын ачу тантанасында катнашты.

Конкурс Чечня Республикасында «Крепость Грозный» автодромында уза.

17.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое, Чечня Республикасының Беренче Президенты каберендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Грозный шәһәрендә кыска вакытлы эш сәфәрендә.

Битләр: << 471 472 473 474 475 476 477 478 ( 479 ) 480 >>