Яңалыклар

22.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

22.05.2022

Татарстан Республикасында бүгенгә 1 млн. 494 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 54%ын тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча план 66%ка үтәлгән. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча (ИЖС) план үтәлеше 56% тәшкил итә: 6 мең 930 йорт файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 42,5%ка бәяләнә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин 2022 елның беренче кварталында аренда түләүләре буенча бурычларны киметү эшләренең барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин да катнашты.

21.05.2022

Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә традицион «Изге Болгар җыены» узды. Быел бәйрәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев, төрле дин әһелләре катнашты.

21.05.2022

Бүген Болгар Ислам академиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Видеоэлемтә буенча утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхеразыев, РФ Мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы секретаре Ольга Ярилова катнашты.

21.05.2022

Бүген Болгар Ислам академиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан истәлекле почта маркасына тантаналы рәвештә мөһер куйдылар.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитеты секретаре Ольга Ярилова катнашты.

21.05.2022

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле республикабыз кунаклары!

Кадерле ватандашлар!

Сезне олы тарихи бәйрәм – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең  1100 еллыгы уңаеннан ихлас котлыйм.

Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге борынгы бабаларыбыз 922 елда бай тарихлы Болгар җирендә  мәртәбәле кунаклар – Багдад хәлифе әл-Моктәдир  илчелеге катнашкан зур җыенда исламны дәүләт дине буларак кабул иткәнгә унбер гасыр узган. Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләре бергә үрелгән күпмилләтле Россия цивилизациясенә бәрәкәтле йогынты ясаган бу мөһим вакыйга гаять киң Идел-Урал төбәгенең киләчәктәге үсеш юлларын билгеләде. 

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры урынбасары Габдулла Әл Салех белән очрашты.

Министр урынбасары Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу өчен килде.

Кунак чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм БГӘ җитәкчелеге исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Гөлнара-Клара Самат белән очрашты.

Илче Татарстан Президентына үз иленең Дәүләт бүләген – «Достук» орденын тапшырды.

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең VIII яшь эшкуарлар форумының ябылу тантанасында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге форум «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» ХІІІ халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза.

Чара 2014 елдан башлап ел саен, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы һәм Россия Федерациясеннән йөзләгән стартапларны, инвесторларны һәм тармак экспертларын җәлеп итеп үткәрелә.

Битләр: << 471 472 473 474 ( 475 ) 476 477 478 479 480 >>