Яңалыклар

03.06.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасында «Ак Барс» биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру буенча киңәшмә уздырды.

02.06.2022

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде, алар арасында 2022 елның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, «Татэнергосбыт» АҖ үсеше программасын үтәү барышы һәм «Энергетика инфраструктурасы» юнәлеше буенча Татарстан Республикасының санлы трансформация стратегиясен тормышка ашыруда катнашу бар.

01.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында «Мирас - Наследие» балаларны савыктыру лагерендә булды.

Әлеге чара 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

01.06.2022

Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Тәтеш районына эш сәфәре кысаларында Бакырчы авылында булдылар.

01.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.

01.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар Тәтеш механика заводында («Казан вертолетлар заводы» ГАҖ) булдылар.

Элегрәк эш программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар Тәтеш шәһәренең В. Хапаев ис. кадетлар интернат мәктәбендә булдылар.

01.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында эш сәфәрендә.

Программа кысаларында Рөстәм Миңнеханов Тәтеш кадетлар мәктәбендә, Тәтеш механика заводында («Казан вертолетлар заводы» ГАҖ), шулай ук Балыкчылык тарихы музеенда булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов белән Тәтештә бүген Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар да бар.

01.06.2022

Тотрыклы гаилә иминлеге өчен шартлар тудыру – дәүләтнең төп бурычы. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм комфортта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләрне «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

31.05.2022

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев «Кол Шәриф» мәчетендә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров озата йөрде.

31.05.2022

Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев Казанда Идел буе федераль округы төбәкләрендә милли иминлекнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе төбәкләре башлыклары һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергә демография һәм авыл территорияләре халкының тормыш сыйфатын яхшырту өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашырганда милли куркынычсызлыкка янауларны нейтральләштерү чаралары турында фикер алыштылар.

Битләр: << 461 462 463 464 465 466 467 468 469 ( 470 ) >>