Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Төзелеш, ТКХ, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмә «2023 елга кадәр төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясе турында»гы мәсьәлә буенча Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышына әзерлек кысаларында узды.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында 2022 елда Казан шәһәрендә сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионатын оештыру һәм уздыру буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.
Рөстәм Миңнеханов Коми Республикасы Башлыгы Владимир Уйба белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Почта Банк» АҖ президенты – Идарәсе рәисе Александр Пахомов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында "Киңлек һәм технологияләрне берләштереп: территорияне комплекслы үстерү өчен яңа чишелешләр" темасына панель сессиядә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы белән "Компания ВК" ҖЧҖ арасында мәгариф һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Компания ВК" генераль директоры Владимир Кириенко куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзалау Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре белән килде. Эш сәфәренең төп максаты - Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фин-төрек Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе, Novroll LLC компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Рөстәм Хәйретдин (Rostem Heiredin) белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.