Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Питрәч районының Альвидино авылында Брест крепосте оборонасында катнашучы, Советлар Союзы Герое Петр Гавриловка бюст ачтылар. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында «2035 елга кадәр чорга фаразлап, төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү стратегиясе турында»гы мәсьәлә буенча РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ил субъектлары җитәкчеләре катнашты.
Петербург халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан башка катнашучылар белән 32 төрле килешү төзеде, бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Быел «Казан Экспо» мәйданчыгында 5 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталыкның II халыкара чемпионаты узачак. Бу хакта бүген Петербург халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләренә багышланган брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
Татарстан Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең гавами урыннарында булды. Аны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министрлыгы делегациясе һәм «Гебким» оешкан сәнәгать зонасы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда татар халык бәйрәме Сабантуйда булдылар.
Искәртик, быел бәйрәм Казанның өч мәйданчыгында – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында узды.
Милли ишегаллары кунакларны бәйрәмнең барлык урыннарында да уеннар һәм иҗади мастер-класслар, Татарстан муниципаль районнары продукциясе күргәзмәләре, кулдан эшләнгән эшләнмәләр ярминкәсе белән каршы алды.
Кунаклар өчен халык күңел ачулары, гадәттәгечә ярышлар каралган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казанда татар милли бәйрәме - Сабантуйда булды.
Искәртик, быел бәйрәм Казанның өч мәйданчыгында – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, шулай ук Аккош күле урман-парк зонасында узды.
Милли ишегаллары кунакларны бәйрәмнең барлык урыннарында да уеннар һәм иҗади мастер-класслар, Татарстан муниципаль районнары продукциясе күргәзмәләре, кулдан эшләнгән эшләнмәләр ярминкәсе белән каршы алды.
Кунаклар өчен халык күңел ачулары, гадәттәгечә ярышлар каралган.