Яңалыклар

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыярый илчесе Минтимер Шәймиев Казан Ратушасында уза торган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышында чыгыш ясады. https://shaimiev.tatarstan.ru/index.htm/ppub/2087919.htm

 

20.05.2022

Бүген Казан Ратушасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы уза. Стратегик караш төркеме утырышы темасы: «Этномәдәни күп төрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе».

Утырышны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ачты.

Утырышның турыдан-туры трансляциясе гамәлгә ашырыла: https://russia-islworld.ru/novosti/pramaa-translacia-xii-ezegodnogo-zasedania-gsv-rossia-islamskij-mir-2022-05-20-24798/

20.05.2022

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең XII утырышы ачылды. Утырыш Казан Ратушасында уза.

Утырышның турыдан-туры трансляциясе алып барыла: https://russia-islworld.ru/novosti/pramaa-translacia-xii-ezegodnogo-zasedania-gsv-rossia-islamskij-mir-2022-05-20-24798/

Стратегик караш төркеме утырышы темасы: "Этнокультур күптөрлелекне, милләтара һәм диниара татулыкны саклауның Россия тәҗрибәсе – гомумгражданлык тәңгәллеген ныгыту нигезе".

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты.

20.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн ислам эшләре буенча Югары Совет рәисе шәех Абдурахман бин Мөхәммәд бин Рәшид Әл Хәлифә җитәкчелегендәге Бәһрәйн делегациясе белән очрашты.

19.05.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуы үтте.

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

19.05.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең  илчеләре белән очрашты. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узды.

19.05.2022

Татарстан Президенты «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узган Каспий клубының пленар сессиясендә катнашты.

19.05.2022

Пленар утырыш «Уртак куллану икътисады һәм хәләлнең гомуми файдасы" темасына багышланган.

Саммитның төп темалары - ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.

19.05.2022

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Битләр: << 471 472 473 474 475 476 ( 477 ) 478 479 480 >>